Хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова җитәкчелегендә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өч дәрес дәвамында «Борынгы Болгар шәһәре» дигән сувенир композициясе әзерләделәр. Чара кысаларында балалар кул астындагы материаллардан һәм картоннан архитектура корылмаларын төзергә өйрәнделәр, борынгы шәһәрнең архитектура һәйкәлләре һәм аларның тарихы белән таныштылар.
Җәмигъ мәчетенең макеты приютта тәрбияләнүчеләр башкаруында бик пөхтә һәм реалистик килеп чыкты. Балалар бинаның характерлы үзенчәлекләрен, сәнгать элементларын исәпкә алдылар. Макет туган як тарихы белән танышканда күрсәтмә материал булып хезмәт итәргә мөмкин.
Иҗади дәресләр Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган чаралар кысаларында үткәрелде.