Мамадышның «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Балачак унъеллыгы чаралар планын үтәү кысаларында социаль хезмәт алучылар, мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яшьләр үзәге буйлап экскурсия оештырганнар. Чара яшьләр бүлеге хезмәткәрләре ярдәме белән оештырылды.
Экскурсиянең максаты мөмкинлекләре чикле балаларны социаль адаптацияләү һәм социальләштерү иде. Күпсанлы секцияләр һәм түгәрәкләр белән танышканда алар бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнделәр. Мәсәлән, декоратив-гамәли сәнгать түгәрәге һәр балага үз сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә: кулларга төрле инструментлар, материаллар алырга һәм кабатланмас эшләнмәләр булдырырга мөмкин. Компьютер технологияләре буенча түгәрәк теләсә кайсы фән өлкәсендә төшенчәләр системасын билгеләргә, гамәлләр алгоритмнарын тасвирларга булыша, бу өлкәдә баланың ориентациясен яхшырта.
Чарада катнашучы ата-аналарны аш-су түгәрәге кызыксындырды, анда балалар үзләренә авыр булмаган ризыклар әзерләргә өйрәнәләр, кухня белән танышалар.