Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эшендә «ПрофХ» уены гамәлгә ашырыла. Бу өстәл уены балалар һәм яшүсмерләрнең һөнәри үзбилгеләнешен активлаштыруның инновацион эксклюзив технологиясе булып тора. «ПрофХ» танып-белү һәм ял итү компонентларын үз эченә ала, булачак хезмәт эшчәнлеге өчен мөһим булган күнекмәләрне, аналитик һәм иҗади сәләтләрне үстерергә мөмкинлек бирә. Шулай ук уен хезмәткә мотивацияне арттырырга ярдәм итә.
Узган дәрес барышында балалар һөнәрне һәм уку йортын нинди критерийлар буенча сайларга, ничек эшкә урнашырга өйрәнделәр.