23 июньдә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова хезмәт базарын торгызу мәсьәләсе буенча ведомствоара эш төркеме утырышын үткәрде. Утырышның төп темалары – хезмәт базарындагы агымдагы вәзгыять, шулай ук оешмалар тарафыннан иминият взносларын түләү буенча кичектерү механизмын куллану.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков халыкны эш белән тәэмин итү структурасы һәм аның агымдагы елдагы үзгәрешләре турында, шулай ук хезмәт базарындагы тотрыклы вәзгыятьне саклап калу буенча федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләде.
Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Михаил Иванков мәшгульлек үзәкләре тарафыннан эштән азат ителгән хезмәткәрләрне актив рәвештә эшкә урнаштыру һәм социаль адаптацияләү буенча чараларны гамәлгә ашыруны дәвам итү турында мәгълүмат бирде. Моннан тыш, ул хезмәт базарындагы вәзгыятьне һәм эш урыннарын саклау буенча эшне оештыруны исәпкә алучы РФ субъектлары рейтингы төзелүе турында хәбәр итте.
Утырыш барышында илнең аерым төбәкләрендә хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча күрелә торган чаралар каралды.
Хезмәт базарын торгызу мәсьәләсе буенча ведомствоара эш төркеме утырышында профильле федераль башкарма хакимият органнары һәм башка ведомстволар җитәкчеләре, Россия Президентының федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре урынбасарлары, регионнар башлыклары һәм аларның урынбасарлары катнашты.