Арча тернәкләндерү үзәгендә спорт чарасы узды

2022 елның 24 июне, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Махсус Олимпиада кысаларында спорт чарасы уздырганнар.

Күңелле стартлар программасы шактый бай булды. Спортчыларга туп белән йөгерергә, каршылыклар аша узарга, бер-берсенә ярдәм итәргә туры килде. Балалар Җиңү өчен көрәштә үҗәтлек һәм командада эшләү сәләте күрсәттеләр. Күңелле стартлар бик кызыклы килеп чыкты һәм бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр бүләк итте.

Белгечләр сүзләренә караганда, спорт чаралары дисциплиналылык, җаваплылык һәм үзара ярдәм хисе тәрбияли, балаларда физик культура һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну уяна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International