Россия халыкларының мәдәни мирас елы чараларын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова һәм Г. Тукай ис. үзәк китапханә хезмәткәре Ольга Потапова «Рус халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары» дигән танып-белү уен программасын үткәрде.
Презентация балаларны рус халкының төп традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Белгечләр катнашучыларга туйлар, чукыну һәм зур христиан бәйрәмнәрен үткәрү турында мавыктыргыч формада сөйләделәр. Шулай ук балалар рус йортының ничек оештырылуын, ата-бабаларыбызның традицион аш-су, кием-салымнарын белделәр. Социаль педагог рус халык уеннары турында сөйләде һәм аларның кайберләрен уйнарга тәкъдим итте. Балалар бик теләп уйнадылар, табышмаклар чиштеләр.