«Яңарыш»та тәрбияләнүчеләр рус фольклоры белән таныша

2022 елның 24 июне, җомга

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 23 июнь көнне «Балалайка, балалайка – искелек символы» дип исемләнгән танып-белү-фольклор чарасы узган. Чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган иде.

Очрашуның максаты – балаларны рус халык уен кораллары тарихы белән таныштыру.

Чара барышында балалар Балалайка көне тарихы, музыка коралының ни өчен нәкъ шулай аталуы турында белделәр. Тернәкләнүчеләр «Россия символлары» викторинасында катнаштылар, музыкаль әсәрләр тыңладылар, дәртле такмаклар башкардылар.

Соңыннан балаларга балалайкада уйнарга һәм әлеге искиткеч халык музыка уен коралының кәгазь макетын бизәргә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International