Бүген, 23 июнь көнне, Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Сабантуй бәйрәме узды.
Белгечләр тарафыннан татар милли киеме, гореф-гадәтләре һәм уеннары турында презентация әзерләнгән иде. Татарстан Республикасының атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның чыгышы тамашачылар өчен аеруча сюрприз булды.
Барлык балалар да әти-әниләре белән бергә Сабантуйның халык уеннарында катнаштылар, алар арасында мендәрләр белән сугышу һәм аркан тарту кебек милли күңел ачу чаралары да бар иде. Башка уеннар һәм эстафеталар «Яшь атлет» Махсус Олимпиадасы программасы буенча үткәрелде. Алар бәйрәм программасына кертелгән иде.
Традицион спорт ярышлары Константиновка торак массивындагы мәдәният йортыннан артист-аниматорлардан күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Күңелле ярышларны оештыруда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты волонтерлары да актив катнашты.
Соңыннан барлык катнашучылар да бүләкләр һәм алга таба тернәкләндерү процедураларын узу өчен уңай кәеф алдылар.