Алабуганың «көмеш» яшьтәге волонтерлары аз хәрәкәтләнүче өлкәннәргә ярдәм итә

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Инде берничә ел Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Алтын яшь» волонтерлар отряды эшли. Отряд эшчәнлеге тышкы волонтерлыкка гына түгел, ә эчке волонтерлыкка да юнәлдерелгән – балалар йорты, «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, психик бозылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорт карамагындагылар белән уртак чаралар. Аның асылы шунда ки, мобиль социаль хезмәтләр алучылар аз хәрәкәтләнүче кешеләргә ярдәм итә: паркка барырга, дәресләргә, чараларга йөрергә, әңгәмә корырга һәм дустанә аралашуга ярдәм итә.

Бу юлы интернат-йорт хезмәткәре белән волонтерлар аз хәрәкәтләнүче кешеләргә учреждениедән ерак түгел урнашкан кибеткә барырга ярдәм иттеләр. Сергей Тимофеев кибеткә беренче тапкыр барды, ул анда үзе теләгән нәрсәне мөстәкыйль сайлады. Моңа кадәр азык-төлекне социаль хезмәткәрләр алып килгән иде.

«Гади әйберләрдән шатлык алган кешеләрне күргәндә күңел сөенә. Бу зур кыйммәткә ия», – дип белдерә «көмеш» волонтерлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International