«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләре «Поле чудес» уенында катнаштылар

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

21 июнь көнне Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог Ирина Вдовина тәрбияләнүчеләр өчен «Могҗизалар кыры» интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде. Чара Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды.

Чараның максаты – халык календаре турындагы белемнәрне гомумиләштерү, гореф-гадәтләргә сак караш формалаштыру.

Уен барышында балалар җәйге айларның борынгы халык исемнәре белән таныштылар, җәйнең халык календаре буенча июнь уртасыннан башлануын белделәр, җәй турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Балалар көч һәм җитезлектә түгел, ә белемнәрдә көч сынашты.

Мондый чаралар зирәклекне, тапкырлыкны үстерүгә ярдәм итә, ә танып-белү характерындагы мәсьәләләр эрудицияне бик яхшы үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International