Лениногорск районында өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләдә кунакта булдылар

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм яшь волонтерлар өлкән кешеләрне тәрбиягә алган гаиләдә булганнар. Чараның максаты: буыннар тәҗрибәсен тапшыру, татар халкының мәдәни-тарихи мирасын, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау.

Чараны оештыручылар өлкән яшьтәге кешеләрне ил тарихына ислам динен кабул итү турында хикәя аша аңлатырга тырыштылар, татар телендә шигырьләр укыдылар. Әби белән бабай яшь буын белән үз белемнәре белән уртаклаштылар. Яшүсмерләр үзләренең кызыксынуларын киңәйтте, ә өлкән яшьтәге кешеләрнең эмоциональ хәле яхшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International