Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова 20 июньдә өстәл теннисы уены буенча төркемле дәрес үткәрде. Чарага социаль хезмәт алучы дүрт балигъ булмаган бала килде.
Дәрес башында белгеч балаларга Махсус Олимпиада, спорт хәрәкәтендә ничек катнашырга һәм нинди спорт төрләрендә катнашырга мөмкин булуы турында сөйләде. Балалар «Шоудаун» күрмәүчеләр өчен өстәл теннисы белән таныштылар, аның килеп чыгышы, уен кагыйдәләре белән таныштылар. Аннары алар уенга кушылдылар. Ябык күз белән уйнау бик авыр булып чыкты. Балалар күрмәүче кешеләргә ничек авыр булуын аңладылар, ни өчен аларга ярдәм итәргә кирәклеген аңладылар.