Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Мин һөнәрләр дөньясында» дигән чара узды. Ул һөнәри юнәлеш бирү компетентлыгын үстерүгә, хезмәткә мотивацияне күтәрүгә, эш эзләүгә һәм эшкә урнашуга юнәлдерелгән иде.
Учреждение психологы катнашучыларга «Хәрефкә һөнәр», «Минем шәхси һәм профессиональ планнарым», «Һөнәр: медицина каршылыклары», «Телим–алам–кирәк» күнегүләре тәкъдим итте. Соңыннан реабилитантлар «Дифференциаль диагностик сораштыру» тестын үтәделәр һәм алынган нәтиҗәләр турында фикер алыштылар.
Социаль хезмәт алучыларның һөнәри үзбилгеләнешкә мотивация дәрәҗәсе артты, үзләренең һөнәри киләчәген планлаштыру күнекмәсе формалашты.
Чарада 10 кеше катнашты.