«Яңарыш» үзәгендә Махсус Олимпиада кысаларында чара узган

2022 елның 21 июне, сишәмбе

20 июнь көнне Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиада кысаларында спорт-сәламәтләндерү чарасы оештырылды.

Чараның максаты – ел әйләнәсендә спорт әзерлеге һәм интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган балалар һәм өлкәннәр өчен ярышлар оештыру.

Очрашу кысаларында дәвалау физик культура буенча инструктор Ольга Тугаева балаларны бадминтон белән таныштырды. Инструктор тарафыннан махсус сайлап алынган күнегүләр реабилитантларга ракетканы һәм воланны дөрес тотарга, бирү вакытында билгеле бер урын алып торырга, мәйдан буйлап хәрәкәт итәргә ярдәм итте. Балалар уен процессына актив кушылдылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Мондый чаралар балаларда спорт рухы тәрбияләргә, кыенлыкларны җиңеп чыгарга, физик күнегүләрдән ләззәт алырга өйрәтә, ә иң мөһиме – уңай эмоцияләр бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International