Мөмкинлекләре чикле кешеләр иҗади остаханә дәресләренә йөриләр

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

17 июнь көнне Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен иҗат остаханәсендә чираттагы дәрес узды. Әлеге чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Лилия Зарифуллина һәм Снежана Горбунова үткәрде.

Дәрестә катнашучылар зур энтузиазм белән иҗади эшкә кушылдылар. Балалар пластилиннан эшләнмәләр ясадылар. Дәрес кулларның вак моторикасын үстерүгә һәм эштә иҗади потенциалны күрсәтергә ярдәм итте. Һәркем уңай эмоцияләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International