Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында «Виктория» спорт мәктәбе вәкилләре белән көндезге бүлек очрашуы булды.
Тимераякта шуу буенча тренерлар Светлана Зуева һәм Розалия Шаһапова мускуллар һәм буыннар өчен җиңел разминка үткәрделәр. Аннары тимераякта йөрү техникасы эшләнде. Социаль хезмәт алучылар дәрескә бик теләп кушылдылар.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм физик сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән чарада алты кеше катнашты.