Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча эш кысаларында кафега экскурсия оештырылды. Әлеге чара балаларда профессионалларның хезмәт тәртибе турында күзаллауны формалаштыруга, пешекче һөнәре турында белемнәрне киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Үзенчәлекле балалар өчен комлы печенье әзерләү буенча мастер-класс оештырылды һәм алга таба дегустация үткәрелде. Экскурсия балаларга яңа тәэсирләр, күңел күтәренкелеге алырга ярдәм итте.
Мондый чаралар балаларга киләчәк эшчәнлек өлкәсен билгеләргә ярдәм итә, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияли.