Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече патриотик юнәлештәге дәрес үткәрде

2022 елның 17 июне, җомга

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Алевтина Коровина 3нче социаль участокта «Россия – яраткан илебез» дигән уен-сәяхәт үткәрде. Патриотик юнәлештәге чарада 10 бала һәм яшүсмер катнашты.

Төрле станцияләрне узу өчен катнашучылар ике командага бүленде. Һәр станциядә балалар сорауларга җавап бирделәр һәм биремнәр чиштеләр. Дөрес җавап һәм җайга салынган эш өчен команда баллар алды. Яшүсмерләр «Россия гербы һәм флагы» дигән станцияне уздылар, анда тәкъдим ителгән фрагментлардан дәүләт символларын төзергә кирәк иде. «Россия гимны» станциясендә гимн сүзләрен искә төшерделәр.

Соңыннан белгеч катнашучыларга дәресләрнең нинди булуына карамастан, һәр гражданин үз иленең тарихын белергә һәм хөрмәт итәргә тиешлеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International