Яшел Үзәндә инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе турында фикер алыштылар

2022 елның 17 июне, җомга

15 июнь көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота һәм инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервлана торган эш урыннары санын үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре предприятиеләргә һәм оешмаларга түбәндәге моментлар буенча аңлатмалар бирде: документларны рәсмиләштерү һәм хисап бирү тәртибе; инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау.

Шулай ук киңәшмә кысаларында билгеләнгән квотаны үтәлмәүнең сәбәпләре, кадрлар сайлап алуның катлаулылыгы турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International