Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яшьләр көненә багышланган викторина уздырылган.
Тәрбияләнүчеләр әлеге чарада бик теләп катнаштылар: мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, ребуслар чиштеләр, бию конкурсында һәм күңелле уеннарда катнаштылар. Викторина барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, тәрбияче белән бергә хәзерге заман яшьләренең проблемалары, аның мәнфәгатьләре, омтылышлары һәм кыенлыклары турында фикер алыштылар. Соңыннан барлык катнашучылар да татлы призлар алды.
Чара яшьләр арасында мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрне, гражданлык-патриотик хисләрне формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, яшьтәшләренә карата хөрмәт һәм дустанә мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.