14 июнь көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Super-Поколение» балалар үсеше үзәге белән берлектә Сабантуй оештырды. Бәйрәмнең максаты – балаларны һәм яшьләрне халык мәдәни кыйммәтләренә, спортка тарту, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау.
Бәйрәм «Алга адым» бию мәктәбе балалары башкаруында бию номерыннан башланды. Аннары театр чыгышлары, традицион ярышлар һәм уеннар булды. Сабантуй дискотека белән баян көенә тәмамланды.
Кечкенә катнашучыларның бу матур милли бәйрәм турында онытылмас тәэсирләре калачак.