Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының тәрбияче-психологы Алсу Әмирова «Яратам сине, Россия!» чарасын үткәрде. Ул гражданлык һәм патриотизм хисен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Чарада 25 социаль хезмәт алучы катнашты. Алар дәүләт бәйрәме тарихы турында белделәр, викторина үткәрделәр, шулай ук үз көчләре белән концерт әзерләделәр. Интернат-йорт карамагындагылар Россия турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, яшьлекнең музыкаль әсәрләрен тыңладылар.