Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Без бер ил» дигән акция уздырдылар. Чараның максаты дәүләт бәйрәмнәре һәм символлары турында белемнәрне киңәйтү һәм гомумиләштерү, патриотик хисләр тәрбияләү иде.
Оештыручылар уен-викторина үткәрделәр, аның барышында яшүсмерләр тарихи сорауларга актив җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, туган ил турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр. Акция ахырында катнашучыларга Россия флагы төсләрендәге тасмалар таратылды.