«Апрель» тернәкләндерү үзәгендә бәйрәмгә багышланган дәресләр узды

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагоглары балаларга патриотик тәрбия бирүгә аерым игътибар бирәләр. Россия көне уңаеннан учреждениедә тематик әңгәмәләр, «Җайлашу» һәм «Осталар» төркемнәрендәге балалар белән дәресләр үткәрелде.

Балалар Россия триколоры турында белделәр һәм пластилинография техникасында флаглар ясадылар. «Осталар» төркеме әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, Россиянең дәүләт символларын искә төшерделәр, ил территориясендә яшәүче халыкларны атадылар. Соңыннан тернәкләнүчеләр Россия Федерациясе гимнын тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International