«Россия – геройлар иле» акциясе кысаларында 12 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова «Безнең заман геройлары» дип исемләнгән танып-белү-патриотик сәгате үткәрде. Чарада урта һәм өлкән мәктәп яшендәге 12 бала катнашты.
Дәреснең максаты: тәрбияләнүчеләрнең батырлык турында күзаллауларын киңәйтү, актив тормыш позициясе формалаштыру, патриотизм тәрбияләү. Балалар Россия геройлары, аларның батырлыклары, күренекле юлбашчылар, сугышчылар, дәүләт эшлеклеләре, фән һәм сәнгать эшлеклеләре турында белделәр. Шулай ук балалар тематик видеоролик карадылар, вакытлы матбугат материаллары белән таныштылар. Катнашучылар Россия – геройлар иле дигән нәтиҗәгә килделәр. Дәреснең гамәли өлешендә тәрбияләнүчеләр геройның сүз портретын төзеделәр, проблемалы хәлләр турында фикер алыштылар.
Шулай ук Россия көнен бәйрәм итү кысаларында приют тәрбиячеләре Ольга Карамзина һәм Алексей Шатков балалар белән «Россия әләмнәре» акциясе үткәрделәр. Балалар кәгазьдән илебез символикасын, чәчәкләр, төрле төстәге шарлар кистеләр. Кызыклы композиция ясап, учреждение тәрәзәләрен бизәделәр.
Моннан тыш, тәрбияче Венера Халикова белән балалар «Триколор тасмасы» акциясендә катнаштылар. Балалар Алексеевск ш.т.п. урамнары буйлап йөрделәр һәм узучыларга Россия флагы төсләрендә тасмалар тараттылар.