12 июнь көнне Теләче муниципаль районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече балигъ булмаган балалар белән «Минем адресым – Россия» дигән танып-белү сәгате үткәрде.
Чара 3нче социаль участокҗа, Теләче үзәк паркында узды. Балаларны РФ дәүләт символикасы, илнең гербы һәм флагы тарихы белән таныштырдылар. Балалар асфальтта рәсем конкурсында катнаштылар. Яшүсмерләр туган як табигатен, Россия әләмен ясадылар.
Мондый очрашулар балаларны үз Ватанының тарихына, гореф-гадәтләренә һәм кыйммәтләренә карата хөрмәт рухында тәрбияләргә ярдәм итә.