«Балкыш» социаль приютында хәрби-спорт уены узды

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хәрби-спорт ярышлары узды. Чараны Түбән Кама шәһәренең «Патриот» хәрби-патриотик эш һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге оештырды.

«Патриот» үзәге белгечләре приют карамагындагылар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Тәрбияләнүчеләрне хәрби арсенал белән таныштырдылар, тәҗрибәле инструкторлар яшүсмерләрне Калашников автоматларын сүтәргә һәм җыярга өйрәттеләр, хәрби устав турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында кунаклар «Балкыш» приюты балаларына һәм яшүсмерләренә уңышлы уку, сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International