Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бүген «Любо» казак ансамбле чыгыш ясады. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар социаль хезмәтләр алучыларны Россия көне белән котладылар. Артистларның тамашачылар белән очрашуы чын бәйрәм булды. Матур костюмнар һәм дәртле җырлар һәркемгә кәефне күтәрде.

Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре шәһәрнең социаль участокларында үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү буенча чаралар уздырганнар. Шулай ук мастер-класс, викторина, илнең дәүләт символлары һәм бәйрәм тарихы турында әңгәмә оештырылды. Балалар Россия шәһәрләре, истәлекле урыннары, күренекле шәхесләр турында белемнәрен күрсәтә алдылар.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә бәйрәм алдыннан социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт алучыларга «Россия – минем туган илем» дигән видеоролик күрсәттеләр.
Бүген Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә берничә чара уздырылган. Шулай итеп, Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары балаларга Ватаныбызның тарихи сәхифәләре турында презентация күрсәттеләр, танып-белү әңгәмәләре үткәрделәр. Учреждение педагоглары кеше кыйммәтләре һәм Россия халыкларының мәдәни мирасына сак караш кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук тематик эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс булды. Соңыннан тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Россия триколоры чәчәкләрендә композиция ясадылар.