«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә патриотик чара

2022 елның 10 июне, җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Россия көнен бәйрәм итү кысаларында патриотик чара узды.

Бәйрәм Россия Федерациясе гимнын тыңлаудан башланды. Белгеч тыңлаучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Социаль хезмәт алучылар, үз чиратында, үз иленең тарихы белән горурлануларын билгеләп үттеләр.

Презентация ярдәмендә тамашачыларга Россиянең иң матур урыннары күрсәтелде. Катнашучылар ил буенча сәяхәтләре турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Шулай ук социаль хезмәт алучылар викторинада катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, Ватан турында шигырьләр искә төшерделәр.

Чарада 17 кеше катнашты. Соңыннан алар барысы бергә Ватанга багышланган җырлар башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International