«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр робот техникасы буенча дәрестә булдылар

2022 елның 10 июне, җомга

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр техник иҗат үзәгендә булдылар. Чараның максаты – балаларның иҗади сәләтләрен һәм техник күнекмәләрен үстерү, балигъ булмаганнарның белемнәрен актуальләштерү, һөнәри сайлау өлкәсендә күзаллауларны киңәйтү.

Робот техникасы дәресендә балалар түгәрәк җитәкчесе Андрей Гаврилин җитәкчелегендә үз тормышларындагы беренче роботны җыйдылар. Программалаштыру датчигы ярдәмендә робот бирелгән юнәлешләрдә хәрәкәт итә, хәрәкәт тизлеген һәм борылыш градусын үзгәртә ала.

Чара балаларга бик ошады. Алар робот техникасы буенча дәрескә тагын бер кат килергә теләк белдерделәр.

Әлеге чарада мәктәп яшендәге 14 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International