9 июнь көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Туган илем» дип исемләнгән төркемле дәрес узды. Чарада социаль хезмәт алучылар – «Елмаю» һәм «Кыз» клублары әгъзалары катнашты.
Россия көне алдыннан кызларга һәм малайларга Россия Федерациясе флагы һәм гербының рәсемнәрен күрсәттеләр, дәүләт символларының тарихы һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар уен алымнарын кулланып интерактив әңгәмәдә бик теләп катнаштылар. «Шатлык» үзәгенең социаль педагоглары балалар белән Россия геройларының батырларча гамәлләрен искә төшерделәр.
Әлеге чара балаларда патриотик хисләр тәрбияләргә ярдәм итә.