Кичә, 9 июньдә, Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Солдатка хат» акциясе узды. Анда мәктәп яшендәге балалар катнашты.
Приют тәрбиячесе Марина Анисимова балалар белән «Армия һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләр» дигән темага танып-белү әңгәмә үткәрде. Дәрестә катнашучылар хәрби антның нәрсә икәнен белделәр, РФ Конституциясенең 59 статьясы белән таныштылар, анда хәрби бурыч турында сөйләнә. Балаларга кыр почтасы турында белү кызык булды. Алар сугыш елларындагы хатларның, юлламаларның төрле стильләрен карадылар.
Аннан соң балаларга хәзер армиядә хезмәт итүчеләргә хатлар язарга тәкъдим иттеләр. Приютта тәрбияләнүчеләр үзләренең мавыгулары, авылда яшәүләре турында сөйләделәр, мәктәп яңалыклары белән уртаклаштылар, шулай ук рәсемнәр ясадылар. Марина Анисимова сүзләренә караганда, туган авылдан килеп ирешкән ихлас теләкләр хәрбиләргә шатлыклы хисләр бүләк итәчәк.
«Солдатка хат» акциясе Ватанны саклап, чын батырлык күрсәткән геройларга рәхмәт белдерүгә юнәлтелгән иде.