8нче июнь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар шәһәр һәм күрше районнарны икмәк һәм кондитер әйберләре белән тәэмин итүче 1нче икмәк заводына экскурсиягә барганнар. Чара яшүсмерләрне пешекчеләрнең хезмәте һәм икмәк, кондитер әйберләре җитештерү технологиясе белән таныштыруга юнәлдерелгән иде.
Экскурсия барышында балалар цехтан цехка күчеп йөрделәр һәм экскурсоводны игътибар белән тыңладылар. Кондитер һөнәре турында мәгълүмат аеруча кызыклы булды. Шунысы кызык, берничә егет һәм кыз пешекче һөнәрен сайларга булды һәм заводка инде белгеч буларак кайтырга вәгъдә итте.
Көтелмәгән һәм күңелле сюрприз кунакларны ахырда көтте – балалар пирогларны татып карадылар һәм икмәк заводыннан бүләкләр алдылар.
Һөнәри юнәлеш бирүче экскурсияләр әйләнә-тирә мохитне киңәйтүгә, уңай эмоциональ кәеф булдыруга, пешекчеләр хезмәтенә хөрмәт һәм икмәккә сакчыл караш тәрбияләүгә ярдәм итә.