Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булдылар.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Людмила Касаткина үзәкнең эше, күрсәтелә торган хезмәтләрнең спектры турында сөйләде, барлык бүлекләр буенча экскурсия үткәрде. Балалар социаль хезмәткәр булу, белем алу һәм бу өлкәдә эшләү өчен нинди сыйфатлар кирәклеген белү максатыннан күп сораулар бирделәр.
«Балаларның социаль хезмәткәрләр булырга теләвен ишетү бик күңелле булды. Димәк, экскурсияне уңышлы дип санарга була», – дип нәтиҗә ясады приют тәрбиячесе Галия Зайцева.