Россия көне алдыннан «Изгелек» үзәгендә рәсем конкурсы узды

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

8 июнь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Россия – минем туган илем!» дигән Россия көненә багышланган рәсем конкурсы узды. Әлеге чара үз иле турында күбрәк белү омтылышын формалаштыруга, патриотик хисләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Башта психолог дәрестә катнашучыларга Михаил Матусовскийның «Ватан нәрсәдән башлана» шигырен укыды. Аннары бәйрәмнең тарихына һәм үзенчәлекләренә төшенеп, катнашучылар иҗади эшкә кереште. Үз рәсемнәрендә алар рус табигатенең гаҗәеп матурлыгын сурәтләделәр. Соңыннан рәсемнәрдән күргәзмә ясалды.

Чарада социаль хезмәт алучылар арасыннан 10 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International