Бөгелмә приютында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр белән танышуны дәвам итәләр

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә һөнәри юнәлеш бирүче ярдәм күрсәтү максатыннан пиццериягә бару оештырылды.

Кафеда балаларны администраторлар каршы алды. Алар кунакларга алъяпкыч һәм пешекче баш киеме кияргә тәкъдим иттеләр. Бу пицца әзерләү зонасына узу өчен кирәк булды. Аннан балалар кулларын юдылар һәм эшкә керештеләр. Һәрберсе камыр алды. Пиццайоло тәрбияләнүчеләргә пицца әзерләү нечкәлекләрен аңлатты. Камырны әзерләгәннән соң, балалар капкычларны сайладылар. Барысы да эшне бик яхшы башкарды һәм хәтта чын пиццайоло дипломнарын да алдылар. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр кафеда белгечләренең ничек эшләүләрен белделәр.

Соңыннан балалар пицца белән чәй эчтеләр, кухня осталарына үз сорауларын бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International