Санкт-Петербургның «Мастер ОК» социаль-хезмәт адаптациясе үзәге инвалидлар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Санкт-Петербург шәһәренең «Мастер ОК» инвалидларны социаль-хезмәт адаптацияләү үзәге катнашында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда эшкә яраклы инвалидларның эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе 28,85% тәшкил итә, бу РФ буенча күрсәткечләрдән югарырак. Мөмкинлекләре чикле затларның мәшгульлеге мәсьәләләрен хәл итүдә эш урыннарын квоталау һәм резервлау зур роль уйный.

«Мастер ОК» директоры Иван Граевский үзәкнең эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләде һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Мастер ОК» үзәгенең эше инвалидларны хезмәт аша тернәкләндерүгә юнәлгән. Тегү осталыгы, батик, столяр эше, күн эше буенча остаханәләрдә дәресләр ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән затлар һөнәри компетенцияләрне ала.

Квалификацияле психологлар белән өзлексез эшләү инвалид кешеләргә социум әгъзалары белән хезмәттәшлек итү буенча киртәләрне җиңәргә ярдәм итә. Социаль адаптациягә башка социаль хезмәтләр алучылар белән аралашу да ярдәм итә.

Эшкә урнашырга теләк белдергәндә психолог тәрбияләнүченең эмоциональ әзерлеген билгели.

«Программада катнашучы һәр кешегә социаль эш буенча белгеч беркетелә, ул аңа эшкә урнаштыру процессы дәвамында озата бара: вакансия табарга һәм сайларга ярдәм итә, әңгәмәгә әзерлектә, эшкә урнашканда, тугыз ай дәвамында барлык килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә», – дип хәбәр итте үзәкнең эшкә урнашу бүлеге җитәкчесе Татьяна Самбурова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International