Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбияче Д.О. Петрова җитәкчелегендә «Кониленд» ат клубында булдылар. Анда балалар атта йөрү буенча инструктор һөнәре белән таныштылар, атлар турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр.
Ат үрчетүчеләр яшь кунакларга бу хайваннарның ничек яшәве, аларның нинди төстә булуы, атларны карау һәм ашату турында сөйләделәр. Шулай ук балалар атта йөрү буенча беренче дәрес алдылар.
Әлеге чарага җиде яшүсмер җәлеп ителде. Бу искиткеч хайваннар белән аралашу балаларга бик күп уңай эмоцияләр китерде.