«Өмет чаткысы» үзәгендә тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булдылар

2022 елның 7 июне, сишәмбе

Бүген Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Куркынычсыз каникуллар» программасы кысаларында Арча район электр челтәрләрендә булдылар.

Инженер Ләйсән Миңнебаева балаларга аңлаешлы формада подстанция эше турында сөйләде. Башта ул балаларны куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштырды. Аның белән бергә балалар диспетчерлык пунктында булдылар, идарәнең саклагычын карадылар һәм подстанциянең дежур персоналы эше белән таныштылар. Зур кызыксыну белән алар төп җиһазлар, аларны эксплуатацияләү кагыйдәләре, электр энергетикасы өлкәсендә эшләүче белгечләрнең җаваплылык дәрәҗәсе турында тыңладылар. Укучылар хезмәткәрләрнең даими рәвештә үз квалификацияләрен күтәрүләрен, ел саен белемнәрен тикшереп, имтихан тапшыруларын белделәр.

Тәрбияче Инна Нурмиева сүзләренә караганда, мондый очрашулар һөнәри юнәлеш бирүдә һәм балаларда хезмәт сөючәнлек, тырышлык, өлкәннәргә карата игътибарлылык һәм хөрмәт кебек сыйфатлар тәрбияләүдә мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International