Рус теле көнендә Буа районында балалар өчен дәрес үткәрелде

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Бүген «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре әдәби чара уздырганнар. Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында узган чара район мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылды.

6 июнь – бөек классик А.С. Пушкинның туган көне. Балигъ булмаган балаларга рус теле көне, Пушкинның иҗади мирасы турында сөйләделәр. Балалар уеннарда актив катнаштылар, кызыклы сорауларга җавап бирделәр, мәкальләр белән эшләделәр, табышмакларга җавап бирделәр, автор әсәрләренә рәсемнәр ясадылар. Шулай ук «Без А.С. Пушкинның әкиятләрен беләбезме?» дигән викторинада катнаштылар.

Чара патриотизм хисен тәрбияләүгә, уку культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International