Алексеевск районының социаль приютында сәламәтлек сәгате

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Олимпия уеннары турында беренчел күзаллауларны формалаштыру максаты белән 4 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Халикова Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына багышланган сәламәтлек сәгате үткәрде.

Балалар Олимпиада символикасы һәм аның әһәмияте, Олимпия хәрәкәте кайчан башлануын, Олимпия уеннары ватаны турында белделәр. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләргә уеннар белән бәйле заманча традицияләр турында сөйләделәр.

Чара балаларның физик үсешенә генә түгел, ә әхлакый тәрбиясенә дә ярдәм итте. Балалар көндәшләре белән үз-үзләрен дөрес тотарга, командадагы иптәшләре өчен җан атырга, аларның уңышларына сөенергә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International