Шушы көннәрдә «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен районның сәнәгать предприятиесе – А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводына экскурсия оештырылган.
Экскурсия хезмәт һәм хәрби дан музееннан башланды. Балалар заводның барлыкка килү тарихы, сугыш елларында предприятиенең атказанган хезмәткәрләре, аларның геройларча хезмәте турында кызыксынып тыңладылар. Экскурсовод заводның суднолар төзелеше өлкәсендәге казанышлары, чыгарыла торган кораблар һәм төрле билгеләнештәге суднолар турында сөйләде.
Балалар кораблар төзи торган цехларда булдылар, мавыгып күп сораулар бирделәр. Экскурсиянең иң кызыклы ноктасы «Идел» комплексы иде, биредә әзер кораблар үз юлларын башлый.