«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр өчен кызыклы кешеләр белән очрашу оештырдылар

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Ял көннәрендә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре Марина Анисимова һәм Виктор Лифанов балалар белән «Чик сакчылары көне» күңел ачу ялын үткәрделәр.

Балалар Әфган сугышы ветераннары һәм безнең Ватан чикләрен саклаган хәрби хезмәткәрләр белән очраштылар. Алексеевск районы хәрби комиссары Владимир Макаров һәм «Чик буе туганлыгы» чик сакчылары иҗтимагый оешмасы вәкилләре балаларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Кунаклар чын патриотизм балачактан: укуга җаваплы караштан, ата-аналар турында кайгыртудан, зәгыйфьләрне яклаудан, гаиләгә, мәктәпкә, Ватанга мәхәббәттән башлана, дип ассызыкладылар. Балалар чик сакчылары сугыш хәрәкәтләрендә катнашулары, сугышчан рух һәм чын хәрби туганлык турында сөйләгәннәрен тын алмыйча тыңладылар. Тәрбияләнүчеләр үзләре кунаклар өчен музыкаль котлау әзерләделәр: шигырьләр сөйләделәр, «Пограничники-отличники» җырын башкардылар.

Очрашу һәр баланың күңелендә онытылмас эз калдырды. Һөнәри хәрбиләр, хәрби хезмәт ветераннары катнашындагы мондый чаралар хәрби һөнәр белән кызыксынуны арттыра, патриотик хисләр ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International