27 майда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре вәкилләре «Махсус Олимпиаданың спорт экспрессы» фестивалендә һәм «Сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеген оештыру һәм тәэмин итү үзенчәлекләре» дигән түгәрәк өстәлдә катнаштылар.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән оештырылган чаралар Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.
Фестиваль социаль инклюзияне үстерүгә, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү юлы белән инвалид затларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән грант ярдәме кысаларында үткәрелгән чараларга йомгак ясады. Чарада Яшел Үзән, Арча, Алабуга, Бөгелмә, Кукмара муниципаль районнарының, Казан һәм Яр Чаллының тернәкләндерү үзәкләре катнашкан.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елда «Махсус Олимпиаданың спорт экспрессы» чараларында 249 кеше, шул исәптән 98 бала, 61 волонтер, 73 белгеч катнашты. Шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр белән социаль-тернәкләндерү эше алып барылды: бию флешмобы, хәрәкәт активлыгы, белгечләр өчен мастер-класслар, «Яшь атлет», «FIT 5» (Яхшы физик форма), «Хәрәкәт активлыгы күнегүләре (МАТР)» Махсус Олимпиадасы программалары актив кулланылды.
Очрашу кысаларында тернәкләндерү үзәкләренә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән физкультура-сәламәтләндерү эшен камилләштерүгә һәм башкарыла торган эшкә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.