Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сандугач бәйрәме» чарасы узды.
Балаларга сандугач турында притча, бәйрәмнең сынамышлары һәм традицияләре турында сөйләделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, халык уеннары уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Чара җепләрдән сандугач ясау буенча мастер-класс белән дәвам итте.
Чарада эшчәнлекнең төрлелеге бәйрәм, гореф-гадәтләр турында белемнәрне ныгытып кына калмыйча, балаларның иҗади потенциалын да ачарга ярдәм итте. Сораулар һәм биремнәр барлык катнашучыларга да кызыклы булды.