Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен 26 май көнне туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырганнар. Балаларны «Бөек Ватан сугышы геройлары һәм аларның батырлыклары» экспозициясе белән таныштырдылар.
Әлеге чара халкыбызның батыр үткәненә карата хөрмәт тәрбияләү, патриотик аң формалаштыру, балаларның сугыш елларында Ватанны саклаучылар турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан оештырылды.
Мавыктыргыч экскурсия вакытында балалар совет солдатының, якташларының батырлыгы турында белделәр. Реабилитантлар музей хезмәткәрен зур кызыксыну белән тыңладылар, экспонатларны карап, сораулар бирделәр. Музейда шулай ук фоторәсемнәр, документлар, биографияләр, хатлар белән стендлар тәкъдим ителде.
Китәр алдыннан балалар музей хезмәткәрләренә танып-белү программасы өчен рәхмәт белдерделәр.