Яшь буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Сугыш еллары юллары буйлап» уен-сәяхәт узды. Чараны тәрбияче Алексей Шатков үткәрде.
Мәктәп яшендәге балаларга сугыш еллары чорын яхшырак тояр өчен сугыш юллары буйлап импровизацияләнгән хәрби-тарихи сәяхәт кылырга мөмкинлек бирделәр. Ике командага бүленеп, балалар маршрут кәгазе буенча төрле хәрби станцияләр уздылар. Алар армия турында мәкальләр сөйләделәр, пазллар җыйдылар, сорауларга җавап бирделәр. Чараның программасына физик күнегүләр дә кертелгән иде.
Уен барлык катнашучыларга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Шулай ук балалар бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белделәр.