Түбән Камада мөмкинлекләре чикле балалар спорт чарасында катнаштылар

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Балаларның хәрәкәт һәм командада эшли белү күнекмәләрен үстерү максатыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева һәм медицина көллияте волонтерлары спорт ярышын үткәрделәр. Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында оештырылган чарада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле 20 балигъ булмаган бала катнашты.

Төркемле дәрес башында волонтерлар катнашучылар белән таныштылар, аларны командаларга бүлделәр. Балалар үз командалары өчен исем уйлап таптылар һәм капитан сайладылар. Аннары алар спорт ярышлары вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.

Һәр сынау алдыннан волонтерлар теге яки бу биремне ничек дөрес итеп башкарырга кирәклеген аңлаттылар һәм күрсәттеләр. Катнашучылар бик күңелле һәм дәртле итеп йөгерделәр, тупларны төрле ысуллар белән бер берсенә бирделәр, йомык күзләр белән бардылар, төз утырырга өйрәнделәр, фигуралар җыйдылар, рәсем ясадылар, аркан тарттылар.

Балалар вакытны күңелле һәм кызыклы итеп үткәрделәр, спорт ярышлары нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International