Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культурасы кабинетында «Паук» тренажерында яңа процедура үткәрелә.
Тренажерда шөгыльләнү нәтиҗәсендә сөяк-мускул системасы ныгый, хәрәкәтләрне координацияләү, актив хәрәкәтләр күләме, үпкәләрнең тормыш сыешлыгы арта, кан әйләнеше стимуллаштырыла.
«Тренажерның асылмалы системасы авырлыксызлык хисе тудыра. «Паук» тренажерының махсус системасы ярдәмендә кул хәрәкәтләренең амплитудасы арта. Шулай итеп, яңа тренажер хәрәкәтләнү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә», – дип билгеләп үтте «Ышаныч» үзәге белгече.
Тернәкләндерүнең уңай нәтиҗәләре турында яшь реабилитантларның әти-әниләре дә сөйли. Балалар бик теләп тренажерда шөгыльләнәләр, ә тернәкләндерү процессы аларга уңайсызлыклар тудырмый.