Бүген инвалидларга һәм мөмкинлекләре чикләнгән затларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча Төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы утырышы узды. Спикерлар арасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова чыгыш ясады.
Эльмира Әмир кызы билгеләп үткәнчә, республикада эшкә яраклы инвалидларның эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе 28,85% тәшкил итә, бу РФ буенча күрсәткечләрдән югарырак. Әйтик, 2022 елның мартында Татарстанда эшкә урнаштырылган инвалидлар саны 31 591 кеше тәшкил иткән.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар республиканың 85 дәүләт һәм 1 дәүләтнеке булмаган оешмаларында һөнәри белем ала алалар.
Инвалидларны әзерләү түбәндәге юнәлешләр буенча башкарыла: кондитер, архитектура детальләрен әвәләүче, балта остасы, штукатур, маляр, столяр, бакчачы, пешекче, тегүче, аяк киеме җыючы, слесарь-ремонтчы.
Инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләләрен хәл итүдә эш урыннарын квоталау һәм резервлау аерым роль уйный. Закон нигезендә, эшләүчеләр саны 100дән артык кеше – хезмәткәрләр санының уртача саныннан 2дән 4% кә кадәр, эшчеләр саны 35тән 100гә кадәр булган предприятиеләрдә инвалидлар өчен 3% квота каралган.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, 2022 елның гыйнвар-май айларында 213 инвалид эшкә урнаштырылган. Квота кысаларында инвалидлар өчен вакансияләр турында мәгълүматны «Россиядә эш» платформасында табарга мөмкин.